news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда декабрь башында бозлавык, яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көн дәвамында һава температурасы -1.+3 градус була.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, яңгыр һәм җепшек кар көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, уртача тизлектә җил фаразлана. Әмма төнлә ул көчәячәк һәм секундына 16-21 метрга кадәр исәчәк дип фаразлана.

Кайбер юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин.

Көн дәвамында һава температурасы -1..+3 градус була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100