news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Казанда ноябрьдә температура һәм явым-төшем күләме аномаль булды

Декабрьдә һава температурасының нормадан түбән булуы фаразлана.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Ноябрьдә Казанда аномаль җылы һава торышы күзәтелә — һава температурасы уртача күрсәткечләрдән 7-8 градуска югары.

Татарстан башкаласының мэриясе КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиевкә сылтама белән хәбәр иткәнчә, югары температурадан тыш, явым-төшем буенча аномалия күзәтелә.

Шулай итеп, бер айда явым- төшәм нормадан ике тапкыр күбрәк булды. 29 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, явым-төшем уртача 47 мм урынына 78 мм тәшкил итте.

«Аномалия чираттагы циклон аркасында килде, хәзер дә без бу циклонның алгы өлешендә торабыз. Көньяк агым безгә дымлы, җылы һава алып килә. Кичә җилнең көчәюе күзәтелде, ул бүген дә дәвам итә. Актив атмосфера фронты яңгыр да алып килде», — диде белгеч.

«Бу атна азагында Казанга кабат салкын һава торышы килә, ә декабрьдә һава температурасы нормадан түбән була», — диде Тимур Әүхәдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100