news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна дәвамында аномаль салкын һава торышы көтелә

Россия Гидрометүзәгендә илнең кайбер төбәкләрендә климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк, дип билгеләп үттеләр.

Татарстанда атна дәвамында аномаль салкын һава торышы көтелә

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Гидрометеорология җитәкчесе Роман Вильфанд Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, аномаль салкын һава торышы фаразлады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Атна дәвамында Татарстанда, Башкортстанда, шулай ук Әстерхан, Саратов, Омск, Свердловск өлкәләрендә салкын һава торышы көтелә.

«Температура -20...-25 градус булачак», - дип билгеләп үтте Вильфанд.

Аның сүзләренчә, климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100