news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле Себер антициклоны декабрь аенда Казанга салкыннар алып килә

Декабрьнең беренче ун көнендә Татарстан башкаласында 5-6 градус салкын булачак.

Көчле Себер антициклоны декабрь аенда Казанга салкыннар алып килә

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы декадада Татарстан башкаласы көчле Себер антициклоны йогынтысында булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Безгә иртәгедән чын кыш килә. Без көчле Себер антициклонының көнбатыш перифериясе йогынтысында булачакбыз. Ул безнең территориядә озак торачак, температура фоны көн саен кимиячәк, уртача тәүлеклек температура 7-8 градус тәшкил итәчәк», - диде спикер.

Переведенцев мәгълүматлары буенча, уртача көнлек аномалия 5-6 градус, ә атна ахырына 7 градус салкын булачак. Шәһәрдә явым-төшем атна дәвамында булмаячак, югары басым урнаша, чагыштырмача йомшак җил фаразлана. Атна ахырына шәһәрдә көндезен температура 12-13 градус тәшкил итәчәк, ә төнлә урыны белән 18-20 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100