Бүген Татарстанда кар явачак

Республикада уртача көньяк-көнчыгыштан исүче җил булуы ихтимал.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 30 ноябрьдә, Татарстанда бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы болытлы булачак, урыны белән бераз кар явачак һәм томан төшәргә мөмкин. Шулай ук юлларда бозлавык булачак.