news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Татнефть» оешмасы 7,2 миллион агач утырткан

Үсентеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов утыртканнары да бар иде.

(Әлмәт, 30 октябрь, «Әлмәт таңнары»). Урсалада һәм Азнакай районының Мәлбагыш авылында агачлар утырттылар.

Үсентеләр арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов утыртканнары да бар иде. Үсентеләр үсешен онлайн күзәтергә мөмкин.

Триплоидлы усак Татарстанның көньяк-көнчыгышында укучылар тарафыннан «Татнефть» төзегән биолабораторияләрдә үстерелә. Нефтьчеләр мәктәпләргә акча эшләү мөмкинлеге биреп, мәктәпләрдән агачлар сатып алалар. Мондый сорт тиз үсә һәм башка агачлар белән чагыштырганда зарарлы матдәләрнең активрак туплый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100