news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда октябрьнең соңгы көне болытлы һәм яңгырлы булачак

31 октябрьдә көндез һава температурасы +3...+8 градус булыр дип көтелә.

Татарстанда октябрьнең соңгы көне  болытлы һәм яңгырлы булачак
Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар Татарстанда октябрьнең соңгы көне болытлы һәм яңгырлы булыр дип фаразлый. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин», диелгән синоптиклар хәбәрендә.

Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы -1 градустан алып +4 градуска кадәр була. Көндез +3 градустан +8 градуска кадәр җылыта.

news_right_1
news_right_2
news_bot