news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ноябрь башында карлы яңгыр явар һәм 6 градус җылы булыр дип фаразлана

Киләсе айның беренче көннәрендә һава температурасы +8 градустан күтәрелмәячәк.

Татарстанда ноябрь башында карлы яңгыр явар һәм 6 градус җылы булыр дип фаразлана
Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Һава температурасы +8 градустан күтәрелмәячәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә республика төньяк циклон атмосфера фронты йогынтысында булачак. Шуңа күрә Татарстан территориясендә явым-төшем көтелә, көндез һава температурасы +8 градус булачак.

Ноябрьнең беренче көнендә җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин, атмосфера басымының артуы көтелә. Төнлә һава температурасы -1 градустан + 4 градуска кадәр, ә көндез +1…+6 градус булачак.

«Дүшәмбе, 2 ноябрьдә явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4 градустан +1 градуска кадәр булуы көтелә. Көндез 0…+5 градуска кадәр җылытачак. Иртән республиканың көньяк районнарында урыны белән юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин», диелгән хәбәрдә.

3 һәм 4 ноябрьдә Татарстан янә антициклон йогынтысында булачак. Бераз явым-төшем булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -5…0 градус, ә көндез +1…+6 градус булачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиянең күпчелек өлешендә ноябрьнең җылы булуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100