news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Россиядә ноябрь ае җылы булыр дип фаразлый

Гидрометеоүзәк фаразында билгеләп үтелгәнчә, ил территориясенең күпчелек өлешендә айлык явым-төшем күләме уртача күпьеллык дәрәҗәгә якын булыр дип көтелә.

Синоптиклар Россиядә ноябрь ае җылы булыр дип фаразлый
Владимир Васильев

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Россия территориясенең күпчелек өлешендә ноябрь ае җылы булыр дип көтелә. Гидрометеоүзәк фаразында шул хакта хәбәр ителә.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, Россиянең Европа өлешендә айлык уртача температура уртача күпьеллык күрсәткечләрдән бер-ике градуска югарырак булачак, ул Коми, Якутия республикалары, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Красноярск краеның төньягында аеруча югары булыр дип көтелә. Калмыкия Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Краснодар крае һәм Төньяк Кавказ федераль округында исә нормага якын булачак.

«Урал федераль округы, Таймыр, Якутия, Байкал аръягы өлкәсен, Амур, Магадан өлкәләре, Хабаровск крае һәм Чукотка автономияле округында айлык температура уртача күпьеллык күрсәткечләрдән бер-ике градуска югары, калган территориядә нормага якын булыр дип көтелә», — ди синоптиклар.

Россия территориясенең күпчелек өлешендә айлык явым-төшем күләме — уртача күпьеллык дәрәҗәгә якын, ә Саратов һәм Оренбург өлкәләре, Көньяк федераль округы һәм Ставрополь краенда исә нормадан түбән булачак, диелә хәбәрдә.

Себернең көньяк-көнбатышында, Таймыр, Иркутск өлкәсе, Бурятия, Байкал аръягы өлкәсе һәм Хабаровск краеның төньягында, Камчатка краеның көньягында ул уртача күпьеллык дәрәҗәдән югары булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100