news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары октябрьдә соңга калган әбиләр чуагы булачак дип вәгъдә итә

Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда октябрь башы салкын сентябрьга караганда җылырак булачак. Бу һава торышына антициклон йогынты ясаячак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, салкын төннәрдән соң җылыначак. Төбәк буенча төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә, 2 һәм 3 октябрьдә, республика территориясендә тыныч һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз булачак. Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һава температурасы +2.+7 градус булачак, ә көндез +9.+14 градуска кадәр җылытачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100