Нурлатта 12 мең төп агач утырттылар

Нурлатта яшәүчеләр «Урманны саклыйк» акциясенә кушылды.

(Нурлат, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Дуслык», Гөлназ Хәсәншина). Урман утырту көнендә нурлатлылар «Урманны саклыйк» акциясенә кушылып 12 мең төп агач утыртты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шулай итеп, Фома авыл җирлегендә истәлекле аллея барлыкка килде.