news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан профессоры әбиләр чуагы күпме дәвам итәчәген сөйләде

Татарстан башкаласында яшәүчеләр сентябрьдә сигез көн әбиләр чуагын күзәтә.

Казан профессоры  әбиләр чуагы күпме дәвам итәчәген сөйләде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Фаразлар буенча, Казанда әбиләр чуагы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Якшәмбе яки дүшәмбе температура төшүе көтелә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Сентябрьнең соңгы декадасында шәһәрдә һава торышын безнең территориядә урнашкан антициклон билгеләде. Безгә чыннан да әбиләр чуагы килде: көндез һава температурасы 20 градус, ә төнлә 5 градус була. Гомумән сентябрьдә уртача айлык температура нормадан 1,5 градуска югары булды. Явым-төшем нормадан ике тапкыр азрак, 24 мм чамасы яуды», — диде әңгәмәдәш.

Юрий Переведенцев искәрткәнчә, әбиләр чуагы узган чәршәмбедә башланган иде һәм сигез көн дәвам итә, ә гомумән ике атнага кадәр диярлек сузыла. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, якшәмбедән Татарстан башкаласында һава торышы үзгәрүе көтелә, ягъни суытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100