news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шимбә көнне Татарстанда көчле яшенле яңгыр һәм боз явачак

Республикада төнлә һава температурасы 15-20 градус җылы булачак. Көндез һава +26, +31 градуска кадәр (Казанда — +29) җылына.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 31 июльдә, Татарстанда элек урнашкан җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Шул ук вакытта һава шартларының тагын начарлануы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.   Төнлә дә, көндез дә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр фаразлана. Иртән һәм көндез, Казанны да кертеп, көчле булуы көтелә. Моннан тыш, кайбер урыннарда, шул исәптән төбәк башкаласында да, боз яварга мөмкин.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил юнәлешен көндез көнбатышка үзгәртәчәк. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә ул вакыт-вакыт 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Татарстанда төнлә һава температурасы 15-20 градус җылы булачак. Көндез һава +26, +31 градуска кадәр (Казанда — +29) җылына.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100