news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә һәм 29 градуска кадәр җылы була

Алдагы көннәрдә төбәк территориясендә температура фонының түбәнәюе көтелә.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бүген, 30 май көнне, Татарстанда элек урнашкан шактый җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан була. Төбәк буенча, Казанны да кертеп, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, шулай ук яшен булуы, боз явуы ихтимал.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, төньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Вакыты белән, бигрәк тә яшен вакытында, ул көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Көндез Татарстанда һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр җылы була. Көнчыгыш Һәм көньяк районнарда кайбер урыннарда +29 градуска кадәр көтелә. Төньяк-көнбатышта, шул исәптән республика башкаласында да, салкынрак була.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә төбәк территориясендә температура фонының түбәнәю көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100