news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Бүген һәм иртәгә республика территориясендә көчле җил, явым-төшемнәр, буран, томан һәм бозлавык көтелә.

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Рамиль Гали

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның гидрометоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм иртәгә көндез республикада һава шартларының кисәк начарлануы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

4 февральдә кич һәм 5 февральдә көндез җилнең секундына 25 метр тизлектә исүе, шулай ук җепшек кар, бозлы яңгыр явуы һәм буран көтелә. Урыны белә томан, бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100