news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында 27 гектарда урман утырттылар

Урман хуҗалыгы агач үсентеләрен 7,5 гектарлы питомнигында үстерә.

Әлки районында 27 гектарда урман утырттылар
http://alki-rt.ru

(Әлки, 30 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы урманчылыгы бу язда 27 гектарда каен һәм нарат агачлары утырткан. Һәр гектарга уртача 4 мең агач үсентесе тотылган.

Урманчылык хезмәткәрләре шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышлап яшел аллея утыртты. Базарлы Матакның Афанасьев урамы артындагы әлеге истәлек аллеясы бер гектар мәйдан били. Анда каен, чыршы, миләш — барысы 4 мең төп үсенте урын алган.

Урман хуҗалыгы агач үсентеләрен 7,5 гектарлы питомнигында үстерә. Үз кирәкләреннән калган үсентеләрне башка районнарга сатканнар. Бүген урманчылык хезмәткәрләре посадкаларны карау-чистарту, шулай ук урман хәзерләү белән шөгыльләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100