news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар татарстанлыларны буран һәм көчле җил хакында кисәтте

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар татарстанлыларны буран һәм көчле җил хакында кисәтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә буран чыгуы һәм көчле җил исүе көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Көндезге сәгатьләрдә көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, юлларда бозлавык хасил булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100