news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда нуль градуска кадәр җылытачак

Синоптиклар кар, юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә.

Татарстанда нуль градуска кадәр җылытачак
Рамил Гали

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 30 гыйнварда, Татарстанда кабат җылыта. Төбәк көнбатыш циклонның җылы секторында була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Урыны белән кар һәм юеш кар ява, бозлавык, бераз буран булуы ихтимал. Талгын җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исә.

Көндез һава температурасы 0..-5 градус була. Татарстанның көньяк-көнбатышында җылырак, көнчыгышында салкынрак һава торышы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot