news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 27 градуска кадәр салкынайта

Урыны белән бераз кар, бозлавык һәм уртача тизлектә җил фаразлана.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 30 декабрьдә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Шулай ук урыны белән бераз кар, бозлавык һәм уртача тизлектә җил фаразлана.

Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -16..-24 градуска төшәчәк, ә урыны белән -22..-27 градуска кадәр салкынайта. Көндез һава температурасы -8..-13 градус була.


news_right_1
news_right_2
news_bot