news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аномаль җылы һава торышы, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

Быел 30 ноябрь күзәтүләр тарихында иң җылысы булырга мөмкин - 5 градуска кадәр җылытачак.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Шулай итеп, буран һәм секундына 25 метрга кадәр көчле җил аркасында шторм кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Һава торышы җылы булачак. Синоптиклар быел 30 ноябрьдә күзәтүләр тарихында иң җылысы булырга мөмкин, дип фаразлый. Алдагы рекорд - +3,7 градус — 2012 елда куелган иде. Иртәгә төнлә температура -2дән +3 градуска кадәр, көндез 0-5 градуска кадәр, Казанда 2-4 градуска кадәр җылы булачак.

Декабрь республикада болытлы һава торышы белән башлана, яңгыр һәм җепшек кар явачак, төнлә һаман да 15-20 метрга кадәр көчле җил саклана. Атмосфера басымы 741 мм терекөмеш баганасына кадәр кимиячәк, бу нормадан күпкә түбәнрәк.

2 декабрьдә атмосфера басымы арта, температура тискәре күрсәткечләргә кадәр төшә: төнлә -7дән алып -2гә кадәр һәм көндез -4тән алып 0 градуска кадәр. Кар һәм җепшек кар мөмкин, урыны белән буран һәм бозлавык көтелә.

 Җомга көнне Татарстанда урыны белән бераз җепшек кар көтелә, температура төнлә -9 дан алып -4 градуска кадәр һәм көндез 0-2 градуска кадәр булачак. Шимбә көнне тагын һава торышы начарланырга мөмкин — көчле җил, яңгыр һәм җепшек кар явачак. Әмма шул ук вакытта температура нольдән 1-4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика министрлыклары башлыкларына һава торышы бозылган чакта әзерлекле булу үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100