news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр һәм 4 градус салкын көтелә

Көндез һава температурасы +6..+11 градус булачак.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез кайбер районнарда бераз яңгыр яварга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы +4..0 градус, ә республиканың көнчыгыш районнарында – 4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +6..+11 градус булачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot