news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда 1 градуска кадәр салкын көтелүе турында кисәтә

Республика территориясендә коры, аяз һәм кояшлы һава торышы саклана.

Синоптиклар Татарстанда 1 градуска кадәр салкын көтелүе турында кисәтә
Владимир Васильев

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 сентябрьдә, Татарстанда урыны белән төнлә һәм иртән 1 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте кисәтә.

Шул ук вакытта синоптикларның якынча фаразына караганда, республика территориясендә, коры, аяз һәм кояшлы һава торышы сакланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100