news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары боз яву турында кисәтә

Иртәгә көндез һава температурасы 26 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Татарстан синоптиклары боз яву турында кисәтә
Михаил Захаров

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 августта, һава торышы дымлы һәм җылы булачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген кич республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы, аерым районнарда көчле яңгырлар булачак. Яшен булуы һәм боз явуы ихтимал. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 24 метрга җитәргә мөмкин.

Кайбер урыннарда төнлә һәм якшәмбе көндез бераз яңгыр көтелә, алмашынучан-болытлы һава торышы саклана. Уртача тизлектәге җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исәчәк.

Төнлә һава температурасы 12 дән 17 градуска кадәр булачак. Көндез һава 21, 26 градуска кадәр җылыныр дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot