news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна уртасында Татарстанда аномаль эсселек кими башлаячак

Көнбатыштан хәрәкәт итүче актив атмосфера фронтлары кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бу атна уртасында Татарстанда аномаль эсселек кими башлаячак. Температура фонының түбәнәю сәбәбе – аномаль эссе һава торышы урнашуга сәбәп булган антициклон акрынлап үз «хакимлеген» югалтачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фаразлардан күренгәнчә, көнбатыштан хәрәкәт итүче актив атмосфера фронтлары кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, аның тизлеге урыны белән 23 метрга җитәргә һәм боз яварга мөмкин.

Чәршәмбе көнне, 30 июньдә, төнлә республикада һава температурасы +18, +23, көндез +29, +34, пәнҗешәмбе көнне, 1 июльдә, төнлә +16, +21, көндез +26, +31 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның башлангыч фаразларыннан күренгәнчә, 2 һәм 3 июльдә республика территориясендә тотрыксыз һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. «Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +23, +28 градус тәшкил итәчәк», - дип искәртә белгечләр.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар Татарстанда эсселек +37 градуска кадәр җитү сәбәпле шторм кисәтүе игълан иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100