news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз көтелә

 Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 майда Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. 

Республика буенча урыны белән, шулай ук Казанда яшенле яңгыр фаразлана. Моннан тыш, көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез төбәк буенча урыны белән боз явуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot