news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш урманчылыгы территориясендә санкцияләнмәгән ике чүплек бетерелгән

Барлыгы 4 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре санкцияләнмәгән 2 чүплекне бетергән. Алар көче белән барлыгы 4 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Чүплек Тәтеш урманчылыгының Тархан участогында 19нчы кварталның 6 нчы бүлемтегендә һәм 8нче кварталның 6нчы бүлемтегендә урман фонды территориясендә булган.

«Кызганыч, без урманда рөхсәтсез калдык ташлау фактларын еш теркибез. Ә бит мондый чүплекләр янгын чыгу ихтималы белән генә түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә зур зыян салуы белән дә куркыныч. Калдыклар таркалганда барлыкка килгән матдәләр туфракка һәм грунт суларына үтеп керә, бу үсемлекләр дөньясына зыян китерергә мөмкин», — диде «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100