news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Иртәгә көндез +12, +17 градуска кадәр җылы була.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Ял көннәрендә салкын атмосфера фронты Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил китерәчәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Иртәгә, 30 апрельдә, республика антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшем көтелми, алмашынучан болытлы һава торышы була. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы + 3, -2 градуска кадәр төшә, көндез +12, +17 градуска кадәр җылыта.

Шимбә, 1 май төнендә, төбәк территориясендә төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторы билгеләнә. Һава температурасы 5-10 градус җылы булачак, явым-төшем күзәтелми.

Әмма, синоптиклар билгеләп үткәнчә, иртән үк салкын атмосфера фронты Татарстанның көнбатыш районнарына үтеп керә һәм көндез бөтен республикага йогынты ясый. Яңгыр явуы ихтимал, яшен, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, ул секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Якшәмбе, 2 май төнендә, салкын фронт йогынтысы сакланачак. Яшенле һәм көчле җилле яңгырлар була, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Фронтның көнчыгышка китүе һәм атмосфера басымы арту белән явым-төшемнәр тукталачак.  Һава температурасы төнлә — 3-8 градус һәм көндез 10-15 градус булачак.

Дүшәмбе, 3 май көнне, явым-төшем көтелми,  уртача җылы һава торышы күзәтелә. Төнлә +4, -1 градуска кадәр суыта, көндез 12-17 градуска кадәр җылы була.

Метеорологлар фаразына караганда, сишәмбе, 4 майда, Татарстанда янә яшенле яңгырлар булачак һәм көчле җил күзәтелә. Шул ук вакытта көндезге сәгатьләрдә 19-24 градуска кадәр җылы көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100