news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда көчле җил һәм җепшек кар явуы көтелә

Термометрның терекөмеш баганасы +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндез республика территориясендә көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез бераз яңгыр, урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Термометрның терекөмеш баганасы +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100