Татарстанда көчле җил көтелә

Синоптиклар һава шартлары начарлану турында кисәтә.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптә Казанда көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика районнарында көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә Казанда 15-18 метрга җитәргә мөмкин.