Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәледә 45000 төп чыршы үсентесе утыртыла
Чыршы үсентеләре урын алачак мәйдан 12 гектарны тәшкил итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Чүпрәле, 29 апрель, «Татар-информ», «Туган як»). Иске Чүпрәле белән Яңа Чүпрәле авыллары арасындагы чокыр-чакырлы урыннарга 45000 төп чыршы үсентесе утыртыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чыршы үсентеләре урын алачак мәйдан 12 гектарны тәшкил итә. Әлеге эш белән Валерий Мердюков җитәкләгән бригада шөгыльләнә. Бригада составында исә 8 кеше. «Гаилә подряды» дисәң дә ярый: Мердюковлар, Пустыниннар агалы-энеле эшлиләр.
Буа урман хуҗалыгына караган әлеге бригада үткән ел Чүпрәле районы территориясендә 50 гектар урман үсентеләре утырткан.
Ә үсентеләр урман булып җитешсен өчен бригада аларны 5 ел буена карап, тирә-янын чистартып, төбен йомшартып тора икән.
«Су сипкән чаклар да булды», — ди бригадир.
Урман утыртуның да үз технологиясе — чыршыларны утыртып бетергәннән соң, тирә-ягына тупыллар утыртып чыгасы була. Икенчеләре яшь чыршыны бераз да булса ышыклау өчен утыртыла, дип аңлаттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз