Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Шадриков: Изоляция вакытында Казанда һава чистарды
Атмосфера һавасы сыйфатын контрольдә тотучы станцияләр тарафыннан зарарлы матдәләр кимүе теркәлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле изоляция вакытында Казанда һава чистарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Атмосфера һавасы сыйфатын контрольдә тотучы станцияләр тарафыннан зарарлы матдәләр кимүе теркәлгән. Атмосферага төп пычрак матдәләр автотранспорттан чыга, хәрәкәте кимегәч, зарарлы матдәләр дә кимегән», — дип белдерде министр.
Ул изоляциянең беренче атнасында азот оксиды 77,8 процентка кимегәнен, ә азот диоксиды 42,9 процентка кимегәнен әйтте.
Александр Шадриков әйтүенчә, изоляциянең икенче атнасында машиналар хәрәкәте күбәюе атмосфера һавасында да чагылыш тапкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз