news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 10 градуска кадәр җылытачак

30 мартта, төнлә урыны белән 10-15 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). 30 мартта көндез Татарстан территориясендә һава температурасы 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми.

Шулай ук төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил исәргә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы фаразлана.

Төнлә һава температурасы -4...-9 градус була, урыны белән -10...-15 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы +5...+10 градуска кадәр күтәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100