news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә кар явачак һәм көчле җил исәчәк

Шимбә һәм якшәмбедә көндез +1 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Татарстанда ял көннәрендә кар явачак һәм көчле җил исәчәк
Рамил Гали

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Шимбә һәм якшәмбедә, 30-31 гыйнварда, Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, гыйнварның соңгы ике көнендә һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк: болытлы булачак, кар һәм җепшек кар явачак, урыны белән буран көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

«Төнлә һаваның минималь температурасы -3, -8, көндез максималь температура -4, +1 градус тәшкил итәчәк», - диелә матбугат хезмәтенең ике көнгә фаразында.

Моннан тыш, шимбә көнне Татарстан территориясендә көньяктан талгын җил исүе көтелә, көндез көчәеп, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Якшәмбе көнне җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

«Татар-информ» агентлыгы 29 гыйнварда Татарстанда буран чыгачагы һәм юлларда бозлавык барлыкка киләчәге хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100