news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава шартлары начарлану сәбәпле, машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш итәләр

Шимбә кар, буран, көчле җил көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан буенча ЮХИДИ йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди, чөнки Һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына республиканың Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразлавынча, шимбә, 30 гыйнварда бөтен республика буенча кар, буран, көчле җил көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.

ЮХИДИ кышкы шиналар куймаган килеш машинада йөрү тыелуын искәртә. Начар һава шартларында йөртүчеләр имин тизлек сайларга тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга кирәк.

Машинада утыручыларның барысы да иминлек каешын эләктерергә тиеш. Балаларны махсус утыргычка утыртып йөртергә кирәк.

Республика Дәүләт автоинспекциясе барлык йөртүчеләрне юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда сак булырга өнди. Көтелмәгән хәл булган очракта 8(843)5-333-888 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100