Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узып баручы елның соңгы көннәрендә 32 градуска кадәр салкыннар көтелә
29 декабрьдә явым-төшемнәрсез булачак, ә 30 декабрьдә бераз кар явуы көтелә.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Алдагы ике көндә Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
29 декабрьдә төнлә һәм көндез термометр баганалары -16-21 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -25 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы -12, -17 градуска кадәр төшәчәк. Аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.
30 декабрьдә көндез урыны белән бераз кар явачак. Төнлә температура -21, -26 градус булачак, көнчыгыш районнарда һәм аязганда 32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -11, -16 градус, ә көнчыгыш районнарда -21 градус салкын булачак.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Яңа ел төнендә һәм яңа елның беренче көнендә җылытачак. Бүген республикада кар явачак һәм томан төшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз