Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда томан һәм 27 градуска кадәр салкын көтелә
29 декабрьдә республикада төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил исәргә мөмкин.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 декабрьдә, Татарстан территориясендә томан һәм 27 градуска кадәр салкын көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аязучан болытлы һава торышы көтелә.Төнлә бераз кар яварга мөмкин», — диелгән хәбәрдә.
Көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Кайбер районнарда томан төшәргә һәм вак яңгыр яварга мөмкин. Шулай ук төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил булачак.
Төнлә һава температурасы -15…-20 градус, урыны белән 22-27 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы -12…-17 градус фаразлана.
Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз