news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырында Татарстанда җылытачак

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне явым-төшемнәр ихтималы аз.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Җомгадан башлап Татарстанда җылытачак. 1 октябрьгә кадәр республикада төнлә түбән температуралар булырга мөмкин.  

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне явым-төшемнәр ихтималы аз, әмма төнлә һава температура -3 градус кадәр төшәргә мөмкин. 29-30 сентябрьдә көндез 6-12 градус булачак.  

Якынча фаразларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә температура күтәреләчәк. Төнлә 0-5, 1 октябрьдә көндез 9-14 һәм 2 октябрьдә 11-16 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100