Татарстанда томан һәм кырау төшәргә мөмкин

29 сентябрьдә иртән һәм төнлә һава температурасының -2 градуска кадәр төшүе ихтимал.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә томан һәм кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән һава температурасының -2 градуска төшүе ихтимал.

«Моннан тыш, бу вакытта урыны белән томан төшәргә мөмкин», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук Казанда да томан төшүе көтелә.