Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гидрометеорология үзәге июль башында Идел буе төбәкләрендә һава торышын фаразлады
Бүген көндез Татарстанда термометр баганалары 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россиянең күпчелек өлешендә июль башында температура нормадан югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде.
«Европа территориясендә, бигрәк тә Идел буенда һәм Уралда, июль башында температура сигез градуска югары булачак, куркыныч һава торышы сакланачак», - дип искәртте ул.
Аның сүзләренә караганда, Якутиядә дә шундый ук хәл күзәтеләчәк: температура нормадан дүрт-сигез градуска югарырак — 30 градуска кадәр була.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, бүген көндез Татарстанда термометр баганалары 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк. Якындагы ике көндә аномаль эссе һава торышы саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз