Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәттеләр
Кайбер районнарда боз яварга мөмкин.
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 29 майда иртән һәм көндез Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Казанда җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда боз яву ихтималы бар.
Һава шартлары иртән һәм көндез бозылырга мөмкин. Төнлә явым-төшем ихтималы аз.
Шимбә, төнлә һава температурасы 8-13 градус җылы, көндез 23-31 градус җылы фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз