news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пластик савыт-саба һәм мамык таякчыклары кулланырга ярамаячак

Эшкәртелми һәм авыр чыгарыла торган материалларны куллануны тыя торган законнарга төзәтмәләр әзерләнә.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Россиядә төсле пластик, пластик савыт-саба һәм мамык таякчыкларын куллануны закон дәрәҗәсендә тыярга телиләр. IX Невский халыкара экология форумында РФ вице-премьеры Виктория Абрамченко Хөкүмәт тиешле төзәтмәләр әзерли, дип белдерде.

«Эшкәртелми һәм авыр чыгарыла торган материалларны куллануны тыя торган законнарга төзәтмәләр әзерлибез. Төсле пластик, мамык таякчыклары һәм пластиктан бер тапкыр кулланыла торган савыт — саба кебек», — дип китерә ТАСС вице-премьеры.

Абрамченко сүзләренчә, Россиядә төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать калдыкларыннан 50% ка кадәр икенчел чималны әйләнешкә кертү планлаштырыла. Бу 2030 елга чүп-чар күмелү күләмен ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100