Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ял көннәрендә Татарстанда 29 градус җылы булачак
Киләсе атна башында республикада салкынча һава торышы көтелә.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Алдагы ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Җомга һәм шимбә көнне төнлә +6..+13 градус җылы була. 29 майда көндез +21..+26 градуска кадәр җылытачак. 30 майда +24..+29 градус булачак. Явым-төшем көтелми.
Якшәмбе көнне бераз яңгыр, көндез яшен булуы көтелә, җил тизлеге секундына 15 — 20 метрга җитүе ихтимал. Төнлә температура +10..+15 градус була, көндез +21 градустан күтәрелми.
Киләсе атнада суыта башлый. Җәйнең беренче көнендә алмашынучан-болытлы һава көтелә. Төнлә +6..+11 градус, көндез +12..+17 градус булыр дип фаразлана.
Сишәмбе көнне бераз яңгыр көтелә. Төнлә +3..+8 градус, көндез +12..+17 градус була, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз