news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай экологлары агачтан егылып төшкән ябалакны коткарган

Ябалакның бу төре «Кызыл китап»ка кертелгән.

Азнакай экологлары агачтан егылып төшкән ябалакны коткарган
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 28 май, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакай экологлары агачтан егылып төшкән ябалакны коткарган. Алар «Кызыл китап»ка кертелгән ябалак баласын анасына кайтарган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кошчык «Елмаю» 18нче балалар бакчасы территориясендә үсеп утырган агачтан егылып төшкән. Бу турыда балалар бакчасы хезмәткәрләре тиз арада Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларына хәбәр итәләр.

Ябалакны ветеринар тикшергәннән соң, оя кырыена куйганнар. 

«Әлеге вакытта кошчыкка бернинди куркыныч та янамый. Аны балалар бакчасы хезмәткәрләре карап торача», — диде идарәнең баш белгече Эльза Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100