Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмараның Лубян урман-техника көллиятендә онлайн-форматта Ачык ишекләр көне узачак
Анда 2020 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сүз барачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 30 апрельдә «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә онлайн-форматта Ачык ишекләр көне узачак. Көллиятнең «Instagram» социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында (https://www.instagram.com/lubyanskii_kolledj_kukmor) турыдан-туры эфир 13:00 сәгатьтә башланачак. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен карый, студентларның тулай торакларда яшәү шартлары белән таныша алачак.
Белем бирү йорты турында тулы мәгълүматларны аның директоры Рим Фәхраҗиев җиткерәчәк. Ул студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, 2020 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре һ.б. турында сөйләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз