Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ профессоры: Атлантика циклоны Казанга яңгырлар алып килде
Алдагы ункөнлектә шәһәрдә температура фоны нормага якын булачак.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казан Атлантикадан килгән циклон үзәгендә урнашты. Шәһәрдә һава торышы әлеге циклон белән бәйле фронталь системалар белән билгеләнә. География фәннәре докторы, профессор, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Һава торышы әлеге циклон белән бәйле фронталь системалар белән билгеләнә, яңгыр ява. Бүгенге көнне санамаганда, алдагы ункөнлектә шәһәрдә температура фоны нормага якын булачак. Бүген тәүлеклек уртача температура 7 градус тәшкил итә», - диде ул.
Профессор китергән мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында уртача тәүлеклек температура нормасы 10 градус тирәсе. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, атна ахырына кадәр көн саен диярлек кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне Казанда көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +11, җомгада +15, шимбә көнне +14 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Безгә Атлантика циклоны йогынты ясый. Әгәр антициклон хакимлек итсә, эссе булыр иде. Циклон елның бу вакытында температураның күтәрелүенә ирек бирми», - дип искәртте Переведенцев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз