news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада Россиянең Европа өлешендә салкын һәм болытлы һава торышы була

Бу көннәрдә һава температурасы нормадан 2-4 градуска түбән булачак.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлешендә салкын һәм болытлы көннәр көтелә, дип хәбәр итә Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Аның сүзләренчә, мондый һава торышы атна буе дәвам итәчәк. «Россиянең Европа өлешендә циклон циркуляциясе өстенлек итә, шуңа күрә көннәр болытлы булачак. Беренче чиратта, бу төбәкнең төньяк һәм үзәк өлешенә кагыла. Һава агымнары нигездә төньяк-көнбатыш тарафыннан булачак», — дип яза РИА Новости белгечкә сылтама белән.

Роман Вильфанд әйткәнчә, бу көннәрдә һава температурасы нормадан 2-4 градуска түбән булачак, шулай ук кар, җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә.

«Атнаның икенче яртысында фронталь бүленеш булачак. Чәршәмбедән киләсе циклонның активлыгы башлана. Көндез һава температурасы 3-4 градус, ә төнлә-9 градуслы сизелерлек салкыннар булачак», — диде Гидрометеорология үзәге вәкиле.

Белгеч сүзләренчә, мондый һава торышы мартның икенче бишкөнлегенә хас. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100