news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 12 градуска кадәр салкын булачак

28 нче мартта көндезге сәгатьләрдә республика территориясендә 2дән 7 градуска кадәр җылылык фаразлана.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Якшәмбе төнлә Татарстанда бераз салкынайта.

«Явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы көтелә», - диелә ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.   

Синоптиклар фаразыннан күренгәнчә, төнлә 2-7 градус салкын булачак, урыны белән -12 градуска кадәр көтелә. Көндез һава температурасы 2-7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шулай ук төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк һәм юлларда бозлавык көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100