news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында ТАССРның һәм Бөек Җиңүнең юбилей елларына аллеялар утыртылачак

Аллеяләр өчен миләш, юкә үсентеләре җитәрлек күләмдә әзерләнгән инде.

Әлки районында ТАССРның һәм Бөек Җиңүнең юбилей елларына аллеялар утыртылачак

(Әлки, 28 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Бу язда Әлки районы үзәгендә ике яңа аллея барлыкка киләчәк. Район урман хуҗалыгы эшчеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган аллеялар утыртырга җыена.

Урман хуҗалыгы җитәкче-урманчы Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, әлеге агачлыклар Базарлы Матакның Афанасьев урамы артында урын алачак. Аллеяләр өчен миләш, юкә үсентеләре җитәрлек күләмдә әзерләнгән инде.

Бу зур эшне апрель аенда урман утырту көнендә башкарырга ниятлиләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100