news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда пластикны эшкәртеп ясалган эскәмияләр пәйда булырга мөмкин

Илсур Метшин экология өлкәсендә торган бурычларны әйтте.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда пластикны эшкәртеп ясалган эскәмияләр пәйда булырга мөмкин. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының 38нче сессия утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Чүп белән эш итүнең заманча системасын кертүгә бөтен көч һәм ресурсларны тупларга кирәк — процессның техник оештырылуыннан балалар бакчасыннан ук чүп калдыклары белән эш итү культурасына кадәр. Икенчел чималны эшкәртүгә керешү планы — пластик шешәләрне эскәмия, урналар һәм башка кече архитектура формаларына әйләндерү бурычы тора. Бу сәламәтлек нигезе», — диде.

Метшин Самосырово чүплеген яшелләндерү ниятләнгәнен, «Заречная» канализацион насос станциясе төзелеп бетәчәген әйтте.

Мэр мәктәпләрдә, вузларда, сәүдә үзәкләрендә чүпне аерым җыю контейнерларын кую кирәклеген тагы бер кат искәртте. «Шәһәр халкына аңлату өчен волонтерларны, экологик җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә кирәк. Чүп җыю, эшкәртү мәсьәләсендә Казан үрнәк булырга тиеш», — диде Илсур Метшин.

Мэр, шулай ук, агып төшә торган суларның пычрак калдыкларын эшкәртү заводы төзелеп бетәчәген әйтте. Шул рәвешле, ләм басуларының кулланышы туктатылачак, Идел буенда рекреацион зона булдыру өчен рекультивацияләү технологияләренә анализ уздырылачак. Ләм басуларын рекультивацияләүне «Экология» илкүләм проектына кертү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100