news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава торышы кабат үзгәрә башлаячак

Көндезге сәгатьләрдә республикада һава температурасы 6-11 градус салкын була.

Татарстанда һава торышы кабат үзгәрә башлаячак
архив

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 гыйнварда, чираттагы атлантик циклон йогынтысында, Татарстанда һава торышы яңадан үзгәрә башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Вакыты белән республика территориясендә кар явачак, көндез урыны белән буран көтелә. Юлларда бозлавык хасил була. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшәчәк.

Татарстан синоптиклары элек, башлангыч фаразлар буенча, 29 гыйнварда төбәк «атмосфера фронтлары йогынтысында ерак атлантик циклон иңкүлегенең алгы өлешендә булачак», дип билгеләп үткән иде.

Төнлә көчле салкыннар да булу ихтималы зур: -19, ә аязган вакытта-25 градуска кадәр суытачак. Көндез исә һава температурасы -6дан алып -11 градуска кадәр фаразлана. Татарстанның көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында җылырак, көнчыгышта салкынрак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100